Биектау районында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләделәр

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшерү һәм контрольдә тоту максатыннан 17 июль көнне Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Каенлык авыл җирлегенең социаль хезмәт алучыларына барды.

Белгечләр 15 өлкән яшьтәге гражданнар янында булды, хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләрдән канәгать булуларын сөйләде.

Комплекслы үзәк хезмәткәрләре өлкәннәргә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары, өлкәннәргә карата мошенниклык очраклары турында бәян итте. Шулай ук аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча листовкалар тапшырылды.

Медицина хезмәткәре өлкәннәрнең артериаль кан басымын үлчәде, гражданнарның гомуми хәле турында белде. Социаль хезмәт алучылар күрсәтелгән игътибардан бик канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International