Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева балигъ булмаганнар белән "Тынычлык булдыру" дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде.
Уенда катнашучылар ике төркемгә бүленде. Һәр төркем хезмәт эшчәнлегенә карата үзенең дөнья тасвирламасын тәкъдим итте. Аннары балалар теге яки бу һөнәрләрнең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.