Бөгелмәдә үзмәшгульлек буенча бизнес-дәрес оештырылды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

19  июль көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә үзмәшгульлек программасы буенча чираттагы бизнес-дәрес узды.

Элекке чарадагы кебек үк гражданнар хосусый предприятие ачу өчен федераль бюджеттан субсидияләр алу тәртибе турында җентекле мәгълүмат алды.  Тыңлаучыларны шулай ук салым декларациясе төзү һәм аны тапшыру шартлары, шул исәптән "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы буенча эшләү тәртибе белән дә таныштырдылар.

Проектның төп идеясе гражданнарга, үзләре өчен җайлы һәм отышлы итеп, бөтен уңайлыклардан файдаланып, моңа кадәр күнеккән шартларда легаль эшчәнлек алып бару мөмкинлеге тудыру.  Чарада барлыгы 5 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International