Бала карау буенча отпусктагы һәм эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызларга Зәй халык мәшгульлеге үзәге бушлай һөнәри белем алуны оештырды. 10 кеше “Смета эше” белем бирү программасы буенча курслар уза.
Өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны укыту - халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең иң актуаль эш юнәлешләренең берсе, чөнки декреттан соң күп әниләргә заманча хезмәт шартларына җайлашырга кыенрак була.
"Бу укыту кечкенә балалы аналар өчен белем дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт базарында ихтыяҗ зур белгечлеккә ия булу өчен уникаль мөмкинлек", - дип билгеләп үтте укытуда катнашучы Гөлнара Мөхәммәтова.