Театр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә логопед Лемара Ганиева җитәкчелегендә "Бүре һәм төлке" дигән рус халык әкияте буенча спектакль куелды.
Курчак театры мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларның яраткан тамашасы. Ул әкият дөньясына керү мөмкинлеге бирә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның күпкырлы үсешенә ярдәм итә.
Логопед сүзләренчә, балалар белән эшләүдә "Әкиятикурчактерапия" программасы эмоциональ киеренкелекне һәм арыганлыкны киметү, киеренкелекне йомшарту өчен кулланыла, игътибар, хәтер, фикерләүне үстерә, сөйләмне баета, баланың үз-үзен күрсәтергә ярдәм итә.
"Әкият терапиясе" эмоциональ-шәхси проблемаларны коррекцияләү, балаларда социаль ышаныч булдыру, коллективта балаларның эмоциональ иминлеген һәм психологик уңайлылыгын тәэмин итү өчен нәтиҗәле инструмент булып тора.
"Әкиятикурчактерапия" программасы тернәкләндерү процессында ешрак кулланыла.