18 нче июль көнне Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Минзәлә шәһәренең "Патриотлар үстерәбез" хәрби-патриотик лагеренә җиде көнлек сменага барды.
Лагерь шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак түгел, экологик чиста урында урнашкан. Тәрбияләнүчеләрне балалар һәм үз эшләрен яратучы битараф булмаган, профессиональ кешеләр командасы күзәтеп тора. Аларның программалары кадет мәктәбенең инструкторлары, укытучылары һәм тәҗрибәле методистлары тарафыннан эшләнгән. Балалар уратып алынган һәм саклана торган территориядә, лагерьда медпункт, спорт корылмалары, барлык нормаларга туры килә торган стационар ашханә бар.
"Патриотлар үстерәбез" хәрби-патриотик лагерында балаларны командада эшләргә, аралашырга, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә генә түгел, үзләрен өлкәннәр итеп хис итәргә дә өйрәтәләр. Балаларга патриотизм, күмәклек хисе тәрбиялиләр.