Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында өлкән төркем балалары белән тәрбияче Р. Ахуджанова юл йөрү кагыйдәләре буенча квест-уен үткәрде.
30 июль көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне ТР медицина оешмаларына китерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән, чараларны тормышка ашыру өчен автотранспорт сатып алу "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Машиналарны агымдагы елның август аенда китерү планлаштырыла.
2017 елдан бирле Биектау муниципаль районының "Өмет " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар белән анимация эше алып барыла.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды.
Ведомствоара комиссиясенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне бәяләү эше уңаеннан 24 июльдә уздырылган очрашуда Әлмәтнең мәшгульлек үзәге "Татнефть-АЗС Үзәге" ҖЧҖ Әлмәт филиалы хезмәткәрләре белән очрашты.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 403 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 22 кешегә күбрәк.
2019 елның 24 июленә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 241 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 68 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова өлкән төркем балалары белән Театр елы уңаеннан "Сәнгать төре буларак театр" дигән әңгәмә үткәрде.