Бүген, 23 июльдә, Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучыларга “Интернетта алдашулар” темасына мәгълүмат бирде.
Инструктор социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталыгын үстерде, Интернет челтәре аша эшләнгән төрле алдаулардан саклану алымнарын төшендерде.
Дәрестә һәркем актив катнашты, ерак аралардан килә торган алдаулар турында үз фикеләрен әйттеләр һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чарада 8 кеше катнашты.