Кукмара шәһәре буенча виртуаль экскурсия

2019 елның 23 июле, сишәмбе

22 июль көнне Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә балалар өчен виртуаль экскурсия оештырылды.

 Әлеге экскурсиянең максаты – Кукмара шәһәре, аның истәлекле урыннары һәм уникаль традицияләре белән танышу иде. Балалар шәһәре, завод һәм фабрикалар, оешмалар турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белде, территориядә нинди елгалар һәм күлләр барлыгын искә төшерделәр.

Чара бик матур слайд-презентация белән үрелеп барды. Тәрбияче җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту темасына да кагылды. 

Виртуаль экскурсия мәгълүмати технологияләрне куллануның нәтиҗәле формаларының берсе булып тора. Мондый виртуаль экскурсиянең үз өстенлекләре бар: реаль йөрү өчен ачык булмаган урыннарны карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International