22 июль көнне Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйрузә Абдуләхәтова терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды.
Әлеге чараның максаты балаларда терроризм турында күзаллау формалаштыру. Видеороликлардан карап балалар террорлык актларының төрләре (кешеләрне тоткынлыкка алу, транспорт чараларын юлчылары белән бергә урлау, шартлатулар) һәм мондый очракта үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр.
Балалар терроризмның иң куркыныч җинаятьләрнең берсе булуын аңлады. Террористлар кулыннан теләсә кайсы очракта, теләсә кем корбан була алуын төшенделәр.
Видеороликларны караганнан соң әлеге тема буенча озак фикер алышу узды. Фикер алышуда экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә басым ясалды.