22 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР Хезмәт министры Э.А. Зарипова һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А. Р. Абашев катнашында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау-тәрбияләү системасын булдыру буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Р. Газизов, Биектау үзәк район хастахәнәсенең баш табибы Р. Зыятдинов, Биектау үзәк район хастахәнәсенең баш табиб урынбасары Ф. Вәлиев һәм Биектау районы Советы аппараты җитәкчесе А.Гусамов катнашты.
Озак вакытлы тәрбия-карау системасын гамәлгә кертү 3 этапта булачак. 2019 елда республиканың 7 муниципаль районында, шул исәптән Биектау муниципаль районында да, гамәлгә кертү планлаштырыла.