Кече Лыза клубында Балтачның "Наз" үзәге, Казанның "Наз" ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды, авыл клубы вәкилләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өйдә социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды.
"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 23 балигъ булмаган баласы һәм 4 өлкән яшьтәге кеше иске дуслар белән очрашып кына калмыйча, яңаларын да таба алды. Очрашу чәй эчү, җырлар башкару белән үрелеп барды. Шәхси эшмәкәр Р.Сәгыйтова һәм Казан хәйрия фонды спонсорларыннан бүләкләр дә таратылды. Бәйрәмне үткәрүдә "көмеш" яшьтәге волонтерлар зур ярдәм күрсәтте.
"Наз" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм хәйрия фондыннан (Казан шәһәре) социаль карамакта торучы, ялгыз яшәүче Фәрхинур Миңнуллинага электр җылыткычы һәм идән келәме тапшырылды.
Барлык катнашучылар да очрашулардан, тирә-юньдәгеләрнең игътибарыннан һәм алынган бүләкләрдән канәгать калды. Оештыручылар һәм иганәчеләр адресына алар тарафыннан бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.