Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашуларны дәвам итә

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Ведомствоара комиссиясенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне бәяләү эше уңаеннан 24 июльдә уздырылган очрашуда Әлмәтнең мәшгульлек үзәге "Татнефть-АЗС Үзәге"  ҖЧҖ Әлмәт филиалы хезмәткәрләре белән очрашты.

Әлеге очрашулар барышында Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук әлеге категория гражданнарга өстәмә социаль ярдәм гарантияләре билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде. Консультацияне оешманың 19 хезмәткәре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International