"Өмет" комплекслы үзәге "Доброволец России-2019" Бөтенроссия конкурсында катнаша

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2017 елдан бирле Биектау муниципаль районының "Өмет " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар белән анимация эше алып барыла.

Волонтерлар бәйрәм программасы әзерли, ә учреждение белгечләре – ял чаралары. Мондый очрашулар балаларга үзләрен онытылмаган һәм алар турында кайгыртучылар барын аңларга кирәк. Бу аеруча инвалид балаларның әти-әниләре өчен мөһим. Массакүләм чаралар балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерергә, үзләренә тиңнәр генә түгел, ә сәламәт балалар арасында да җайлашырга мөмкинлек бирә.

Социаль-мәдәни чараларда инде 57 инвалид бала катнашты. 2017 елдан бирле ике массакүләм чара – балаларны яклау көне һәм Яңа ел үткәрелде. Мондый чаралар авыр психик һәм физик тайпылышлары булган балаларга үзләренең иҗади потенциалларын тормышка ашырырга, башкарылган эш өчен кызыксындыру мөмкинлеге алырга, сәламәт яшьтәшләре арасында җайлашырга, социумда үз-үзен күрсәтергә, аралашуда яңа тәҗрибә һәм хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге эш юнәлешен саклап калу максатыннан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Доброволец России-2019" конкурсында катнашты һәм "Кечкенә күзләрдә шатлык" проектын эшләделәр. Бүгенге көндә комплекслы үзәк Бөтенроссия конкурсының читтән торып катнашу этабында катнашучы сертификатын алды һәм киләчәктә дә уңышларга өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International