Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 403 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 22 кешегә күбрәк.
Әлеге хисап атнасында Чистайда һәм Яшел Үзәндә эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 23 июленә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 299 һәм 452 эшсез кеше исәптә тора.
Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланында бу атнада эшсезләр саны арту күзәтелә, анда 1 131, 403, 63 һәм 343 эшсез граждан теркәлгән.