Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын сүндерү күнегүләре узды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды.

Күнегүләрнең төп максаты – янгын вакытында дөрес һәм оператив эшләргә өйрәтү: янгынны сүндерү яки ут таралуны булдырмау, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итү һәм бинадан чыгуны оешкан төстә башкару.

Бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча дәресләр оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр янгын профилактикасының бер юнәлеше булып тора һәм гадәттән тыш хәлләрдә тиз һәм хатасыз ориентирлашу күнекмәләрен эшләргә ярдәм итә.

Гомумән алганда, күнегүләрнең нәтиҗәләре уңай, хезмәткәрләр үз бурычларын вакытында  эшләде, янгынга каршы барлык автоматиксаклау системалар эшләде, тренировканың максатына һәм бурычларына ирешелде. Тренировка барышында кисәтүләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International