30 июль көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чарада "КАМАЗ" гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою заводы, "Эссен Продакшн АГ" АҖ, "Орман Логистика" ҖЧҖ, "Зәй-икмәк" ҖЧҖ катнашачак.
Эш бирүчеләр вакансияләр тәкъдим итәчәк, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләр әңгәмә уза һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутыра алачак.
Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны8(85558)7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.