2019 елның 24 июленә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 241 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 68 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 743 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 398 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 614 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 559 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 82 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.