Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова өлкән төркем балалары белән Театр елы уңаеннан "Сәнгать төре буларак театр" дигән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәдә театр тарихы, сәнгать төре буларак театр һәм заманча театр төрләре турында балаларның белемнәре киңәйтелде.
Балалар театрның барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм хәзерге заман театры төрләре: драма театры, опера, мюзикл, балет, пантомима белән таныштылар. Балалар театр һөнәрләре турында белемнәрен арттырды һәм сүзлек запасын баеттылар. Балалар үзләрен пантомима театры актерлары ролендә сынап карады. Мимика һәм ишарәләр белән хайваннар, кошлар, әйләнә-тирә предметларны күрсәттеләр. Әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.