Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү хакында "Шатлык" социаль приютында фикерләштеләр

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында өлкән төркем балалары белән тәрбияче Р. Ахуджанова юл йөрү кагыйдәләре буенча квест-уен үткәрде.

Чараның максатлары: юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, тәрбияләнүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тикшерү һәм ныгыту.

Уен "Ни өчен юлларда балалар һәлак була?" дигән документаль видеоролик караудан башланды. Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын һәм аварияләрдә зыян күрүчеләргә әверелүләрен ачык күрсәтте. Видеоролик балаларда зур кызыксыну уятты һәм фикер алышуларга этәрде.

Алга таба квест-уен төрле станцияләр буенча дәвам итте. Һәр станциядә катнашучыларны мавыктыргыч биремнәр, табышмаклар, тестлар, мәсьәләләр көтте. Командалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм билгеләрен белүдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүдә көч сынашты.

Уен ахырында нәтиҗәләр ясалды. Һәр команда татлы призлар һәм бик күп якты эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International