Хисап атнасында татарстанлыларга 3 995 вакантлы эш урыны тәкъдим иттелде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның 31 июленә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 340 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 99 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ  46 228  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 995  вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,25 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 571 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 502 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 38 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International