“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Хәрәкәт - ул тормыш” темасы күтәрелде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Хәрәкәт - ул тормыш” дигән темага чара үткәрде.

Кулларның активлыгын һәм вак моториканың хәрәкәтен торгызу максатыннан оештырылган чарада белгеч социаль хезмәт алучыларны “ДОН” күп функцияле комплексы ярдәмендә, зур буыннарның хәрәкәт функцияләрен, бармакларның  хәрәкәт активлыгын һәм тактиль сизгерлеген яңадан торгызулары белән таныштырды.

Социаль хезмәт алучылар шөгыль нәтиҗәсендә кулларының катып калуын һәм көзән җыеруның кимеүн билгеләп узды. Белгеч, бу комплексны даими кулланганда гына зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген азсызыклады.

Дәрес ахырында социаль хезмәт алучылар бер- берсенә яхшы теләкләр теләделәр,  кәефләренең яхшыруын, эшчәнлек сәләтенең артуы турында белдерделәр.

Чарада 3 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International