"Астра" тернәкләндерү үзәгендә кешенең тән төзелеше темасына әңгәмә үткәрелде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

31  июльдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  "Кешенең тән төзелеше" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмә барышында балалар гәүдә төзелеше һәм организмның үзенчәлекләре, функцияләре турында белде, үз тәнеңә хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү кирәген аңладылар.

Шулай ук, сәламәт булу һәм аны саклау өчен, һәрбер кеше үзенең гәүдә торышын бик яхшы белекргә тиеш.

Балалар “Безнең тәнебез нәрсәләрдән тора?" дигән мультфильм карагач, бик күңелле уен белән әңгәмәне тәмамладылар.

Балаларга организмның кечкенә серләре турында белү бик кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International