Югары Осланда “Аистенок” клубы дәресләре

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Югары Ослан үзәк район сырхауханәсе базасында яңа туган баланы кабул итәргә шикләнгән аналарга социаль теләктәшлек оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан дәрес оештырылды. Аны “Өмет уравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская “Аистенок” клубына йөрүче булачак әниләр өчен үткәрде.

Бала, йөклелек белән бәйле борчу-шөбһәләрен ачыклау максатында йөкле ханымнарга “Үзеңнең халәтеңне сурәтлә” дип аталган тест тәкъдим ителде. Аннан социаль педагог булачак әниләр белән баладан баш тарту куркынычы юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән анкета үткәрде. 

Булачак әнинең баласыннан баш тарту ихтималы сәбәпләрен вакытында ачыклау йөкле хатынга хәлен аңлатып бирү, мәсьәләне уңай хәл итү мөмкинлеге тудыра. 

Әлеге дәрестә Югары Ослан муниципаль районыннан 9 йөкле хатын катнашты. Аларга “Бала туганда бер тапкыр бирелүче пособие”  дигән буклет тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International