Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, Яр Чаллы шәһәренең "РИПТИБ” ДПО ЧОУ һәм “ДОСААФ”ның Әлмәт филиалы белән берлектә, “УТТ-Бугульминское” ҖЧҖ хезмәтчәннәре өчен киләчәкне күздә тотып, алдан һөнәри укыту оештырдылар.
Шушы көннәрдә Спасның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Л.Родикова җитәкчелегендә Пертр тернәкләндерү җыелмасын кулланып коррекция-үстерү чаралары сериясеннән "Фантазия конструкцияләре һәм хайваннар" дигән дәрес узды.
Яр Чаллы шәһәре ”Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге үзәгендә "Орион” яшьләр үзәге белгечләре уңай эмоциональ атмосфера, күңелле ял итү максатыннан "Мультиклар илендә" дигән күңел ачу-уен программасы уздырды. Программада 38 бала һәм 12 ата-ана катнашты.
Бүген Алабугада "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Алабуга сырхауханәсе диспансеризация узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә китерү буенча сынау сәфәре башкарды.
30 июльдә "Казан арты" музее бинасында Арча муниципаль районындагы "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
“Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында Балык Бистәсе районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Демография” милли проекты кысаларында, эш белән тәэмин итүчеләр өчен "Түгәрәк өстәл" утырышы узды. Утырышта 3 һәм аннан күбрәк балалы әти-әниләрне хезмәт урыннары белән тәэмин итү чыгымнарын каплау турындагы мәсьәләләре күтәрелде.
Югары Ослан үзәк район сырхауханәсе базасында яңа туган баланы кабул итәргә шикләнгән аналарга социаль теләктәшлек оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан дәрес оештырылды. Аны “Өмет уравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская “Аистенок” клубына йөрүче булачак әниләр өчен үткәрде.
Бу көннәрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында шашка ярышы булып узды.