Бөгелмәдә күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Демография” милли проекты кысаларында, эш белән тәэмин итүчеләр өчен "Түгәрәк өстәл" утырышы узды. Утырышта 3 һәм аннан күбрәк балалы әти-әниләрне хезмәт урыннары белән тәэмин итү чыгымнарын каплау турындагы мәсьәләләре күтәрелде.

Шулай ук, утырышта күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру, хезмәт эшчәнлегендә аларның хокуклары һәм бурычлары, һөнәри карьера үсешенә кагылышлы сораулар каралды. 

Очрашуда катнашучыларга күп балалы гаилә башлыкларына эш урыны булдыру өчен федераль бюджеттан субсидия бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Чарада барлыгы 8 оешма катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International