Балык Бистәсендә "Өлкән буын" проекты уңаеннан өлкәннәрне медучреждениеләренә алып бару тикшерелде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

“Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында Балык Бистәсе районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла.

 Бүген Балык Бистәсе районында Анатыш һәм Полянка авылларыннан гражданнарны хастаханәләргә алып баруны сынап карадылар. Әлеге чарада өлкән яшьтәге 15 граждан катнашты.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте даими режимда 2 сентябрьдән эшли башлаячак.

 Районда 27 җирлектә 5 меңнән артык өлкән кеше яши, һичшиксез, аларга ярдәм кирәк. Ул бигрәк тә авылдагы авыр хәрәкәтләнүче ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк. "Доверие-Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан район үзәк хастаханәсе белән берлектә агымдагы ел ахырына кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк 1344 кешене илтү һәм тикшерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International