Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары – Иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Т.Р. Халиков, Министрлык җитәкчелеге, ММЧ экспертлары һәм вәкилләре катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында беренче яртыеллык йомгаклары буенча 2019 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проектын гамәлгә ашыру берничә этапны үз эченә алды. Беренче этапта министрлыклар экспертлары һәм аларның иҗтимагый советлары әгъзалары тарафыннан 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Икенче этапта ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү узды. Алга таба, сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр министрлык өчен, үтәлешнең төп күрсәткечләре белән 7 бурыч расланды.
2019 елга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы буенча гавами формалаштырылган максатлар исемлеге түбәндәгечә:
1. Эшсезлек үсешен булдырмау. Рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5 %тан артмаска тиеш;
2 . Яшь белгечләргә ярдәм итү. Эшсезләр составында чыгарылыш сыйныф укучылары өлешен 5 % тан 3% ка кадәр киметү;
3. Аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү. Ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75 % тан 80% ка кадәр арттырырга;
4 . Сәламәтләк(сәламәтләнү)-һәркемгә мөмкин булырга тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15% тан 25% ка кадәр ташламалы шартларда пенсионерларны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүне арттыру;
5 . Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре күрсәтүне 68,3% тан 69,3% ка кадәр, инвалидларныкын - 55,5% тан 56,5% ка кадәр арттыру;
6. Имин хезмәт. 1000 эшчегә 0,65 тән 0,6 ка кадәр имгәнүләрне киметү;
7. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу.
Хәзерге вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү дәвам итә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елның икенче кварталында халык алдында формалаштырылган максат һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән Министрлык сайтында Эшчәнлек >> бүлегендә тулырак танышырга мөмкин.