30 июльдә "Казан арты" музее бинасында Арча муниципаль районындагы "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә барлыгы 68 социаль хезмәткәр катнашты. Көн тәртибендә эш мәсьәләләре һәм алда торган чара планнары турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында яңгыраган төп темалар: - өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру; авыл җирендә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру; 2019 елның 8 сентябрендә булачак сайлаулар һәм хезмәт дисциплинасы.