"Кояшкай" да тернәкләнүчеләр "Мультиклар илендә"

2019 елның 2 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәре ”Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү  үзәге үзәгендә "Орион” яшьләр үзәге белгечләре уңай эмоциональ атмосфера, күңелле  ял итү максатыннан "Мультиклар илендә" дигән күңел ачу-уен программасы уздырды. Программада 38 бала һәм 12 ата-ана катнашты.

Күңел ачу-уен программасы берничә эпизодтан торды, аларның һәркайсы төрле мультфильмнардан геройлар барлыкка килү белән бәйле иде. Алып баручы уеннарны һәм күңел ачу чараларын программа барышында балалар армасын өчен дип жайлап сайлаган: хәрәкәтчән, танып-белү уеннары күңел ачу мизгелләре белән чиратлашып барды.

Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International