Бүген Алабугада "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Алабуга сырхауханәсе диспансеризация узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә китерү буенча сынау сәфәре башкарды.
12 өлкән яшьтәге граждан колачланды, 3 заезд оештырылды, һәр заездны тикшерү бер сәгать тәшкил итте, йөрү озынлыгы 130 км тәшкил итте.