Спас интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә уен технологияләре кулланыла

2019 елның 2 августы, җомга

Шушы көннәрдә Спасның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Л.Родикова җитәкчелегендә Пертр тернәкләндерү җыелмасын кулланып коррекция-үстерү чаралары сериясеннән "Фантазия конструкцияләре һәм хайваннар" дигән дәрес узды.

Мондый дәресләр өлкәннәр һәм инвалидларның фикерләү функциясенә уңай йогынты ясый. Психолог билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән детальләр җыелмасына карап, бөтен кеше дә шунда ук нинди дә булса уй-фикерләрен тормышка ашыра алмый. Тик берәүләрнең кызыклы уй-фикерләре барлыкка килә башлагач, калганнарының да фантазияләре уяна. Мәсәлән, Юрий Андреевич Барыгин кызыклы робот туплады, Зинаида Николаевна Болтабаева эт һәм арбаны ясады, Надежда Степановна Оленичева гадәти булмаган пирамидаларны бик теләп җыйды. Мавыктыргыч һәм файдалы эшчәнлек барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International