Бөгелмәдә киләчәккә карап һөнәри укыту программасы гамәлгә ашырыла

2019 елның 2 августы, җомга

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, Яр Чаллы шәһәренең "РИПТИБ” ДПО ЧОУ һәм “ДОСААФ”ның Әлмәт филиалы белән берлектә, “УТТ-Бугульминское” ҖЧҖ хезмәтчәннәре өчен киләчәкне күздә тотып, алдан һөнәри укыту оештырдылар.

Әлеге проект Татарстандагы хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән һәм халыкның мәшгульлеген өлкәсендә өстәмә чараларны тормышка ашыру максатыннан уздырыла.

1 августта “Екатегорияле автомобиль йөртүче” белгечлеге буенча 8 кеше укый башлады, 1 сентябрьдән тагын 7 кеше “Автомобильләр ремонтлау слесаре” белгечлеген үзләштерәчәк.

Әлеге чаралар эшләүчеләрнең кадрлар потенциалын саклап калуга, киләчәктә предприятиене квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Һөнәри әзерлек юнәлешен үзгәртеп һәм эшләүчеләрнең квалификациясе дәрәҗәсен күтәреп, предприятие, эш бирүчеләрнең эшче көчләр сыйфатына куя торган таләпләрен истә тотып, хезмәтчәннәрнең эш урыннары структурасына туры килүен мөмкин кадәр тулырак тәэмин итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International