"Яңарыш" үзәгендә профориентация конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә "Минем булачак һөнәрем" дигән иншалар конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге  реабилитантлар арасында уздырылды. Анда 14 эш тәкъдим ителде.

Булачак һөнәрне билгеләү җиңел түгел, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр бигрәктә. Алдан ук тәрбияләнүчеләрнең көчле һәм йомшак якларын, аларның шәхси үзенчәлекләрен ачыклаучы чаралар циклы уздырылды.

Балалар киләчәк һөнәр турында үз фикерләре белән уртаклашты, киләчәк һөнәр аларны нәрсә белән җәлеп итүен, аны ни өчен  сайлауларын аңлатты.

Вадим һәм Женя программист һөнәрен сайлаган, чөнки әлеге һөнәрне якын һәм ерак киләчәктә актуаль дип саныйлар, Данис, югары хезмәт хакына нигезләнеп, Алинә һәм Яна әти-әниләренең тәҗрибәсен истә тоткан. Дима архитектор булырга хыяллана. Ул бу һөнәрне үзләштерү өчен математика, сызым, рәсем ясау белән ныклап шөгыльләнә.

Балаларның һәр эше үзенчәлекле һәм кабатланмас. Барлык хезмәтләр тиешле дәрәҗәдә бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International