Татарстанның 10 168 гаиләсе беренче балага түләү ала

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

"Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру уңаеннан 2019 елның беренче яртыеллыгында республика матди ярдәм үзәге бүлекләре тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү билгеләнә.

2019 елның 2 августына Татарстанда 10 168 гаилә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләүләр ала.

Татарстан авылында өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде.

Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса –  аңарга 100 мең сум акча каралган.

Татарстанда беренче бала тапкан 2 785 яшь ана һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз 2019 елның 2 августына яңа түләүләр алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International