Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр", дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны физик культура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Спорт программасы 10 эстафетадан торды. Беренче этапта катнашучылар бер шеренгага тезелеп, ике командага бүленде. Соңыннан физик культура дәвалау инструкторы чараның этаплары турында сөйләде, залда уеннар һәм эстафеталар үткәргәндә техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
Командалар: "Кем иң җитез?", "Тупны тапшыр", "Кыршау аша уз", "Велоузыш", "Парлы эстафета" һәм башка эстафеталарда катнаштылар. Дәртле музыка уенда катнашучыларның рухын күтәрде һәм аларны җиңүләргә этәрде. Ярышлар күңелле һәм кызыклы узды. Социаль хезмәт алучылар түземлелек, үзара ярдәм, команда рухы күрсәтә алдылар.
Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.