Тукай районында өлкәннәр йортларына янгын кисәтү төймәләрен урнаштыру дәвам итә

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Тукай муниципаль районында автомат янгын кисәтү төймәләрен урнаштыру буенча эш алып барыла.

7 август көнне "Янгын сагы" ДУП һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча хезмәткәрләре Күзкәй, Биклән һәм Бәтке авыл җирлекләрендә булып кайттылар. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы 15 кешенең йортларында автоматик янгын сигналлары урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International