Тукай районының "Шәфкать" үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән очрашты

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

6 августтаТукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә балалар үсеше темасына дәрес үткәрде. Дәрес яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү җәһәтеннән оештырылды.

Йөкле хатыннар белән гамәли дәрес бала белән эмоциональ бәйләнешне җайга салуга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - йөклелек вакытында бала белән аралашу вариативлыгын киңәйтү, психоэмоциональ халәтне стабильләштерү.

Әлеге чарада 6 йөкле хатын-кыз катнашты. Гамәли дәрес вакытында психолог йөкле хатыннарга ана көндәлеге кертергә тәкъдим итте, "Бала белән аралашу тылсымы" дигән релаксация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International