"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр русның борынгы традицияләрен хөрмәтли  

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында ачык һавада кыр чәчәкләреннән такыя үрү буенча дәрес узды.

Тәрбиячеләр В. Белова, А. Абдеева һәм О. Бәширова такыя үрү белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, үрү һәм тоташтыру ысулларын күрсәттеләр. Матур үрелешләргә чәчәкләр җыю традициясе кызларда гына түгел, малайларда да, хәтта нәниләрдә дә зур кызыксыну уятты. Алар эшкә бик теләп тотындылар, тиздән үз куллары белән ясалган такыялар тәрбияләнүчеләрнең башларын бизәде. Малайлар һәм кызлар бик теләп онытылган кул эшләрен искә төшерде, такыя төрле төстәге чәчәкләр ләрдән үрелде, тәрбиячеләр яшьлекне искә төшерде һәм җырлар җырлады.

"Кыр чәчәкләреннән такыялар үрү традициясе күптән барлыкка килгән, - ди Венера Актасовна.- Безнең әбиләребез бу шөгыльне яратып башкарган. Чәчәкләрдән такыялар йөртү традициясе дә соңгы елларда кабат әйләнеп кайта башлады. Башымда булган түгәрәк такыя явыз көчләрдән саклый һәм билгеле бер максатларга ирешергә ярдәм итә, иминлек символы булып тора".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International