Тукай районы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы актив өлкәннәр сәламәт яшәү серләре белән уртаклашты.
Очрашу барышында Калмаш, Боерган, Югары Байлар, Иске Дөреш авылларында яшәүче апалар дару үләннәрен ничек һәм нинди чирләрне дәвалаганда кулланулары турында сөйләде. Боерган авылында яшәүче табиб Шайхетдинова Махинур гимнастика, үзеңә-үзең массаж ясауның файдасы турында әйтеп китте. Социаль хезмәткәрләр Хисамова Мария, Сәләхетдинова Әльмира битне чистарту серләренә өйрәтте. Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.