Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы" кыска вакытлы проект тормышка ашырыла.
Аны тормышка ашыру уңаеннан 7 августта тәрбиячеләр Наталья Нәбиуллина һәм Розалия Һадиева "Дару үләннәре дөньясына сәяхәт" дигән темага мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Тернәкләнүчеләр өчен парк зонасына экскурсия уздырдылар, анда алар үсемлекләр белән танышты һәм аларның дәвалау үзлекләре турында белделәр. Аннан соң балалар дидактик уеннарында катнашты. Белгечләр сүзләренә караганда, бу проект үсемлекләр дөньясының һәм кешенең үзара бәйләнеше турындагы төшенчәләрне беркетергә, экологик культураны формалаштыруга ярдәм итәчәк.