Зәй районында министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатын үтәү тикшерелде

2019 елның 9 августы, җомга

8 август көнне Зәй районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч хәлдәге 4 гаилә шәхси карталарның үтәлешен мониторинглау буенча ведомствоара социаль консилиум булып узган.

Әлеге чара 2019 нчы елга Министрлыкның өстенлекле максатлары арасында урын биләгән,  авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклау буенча бурычларны үтәү максатыннан оештырылды.

Консилиум эшендә Зәй муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм Минзәлә муниципаль районының "Тургай” социаль приюты вәкилләре катнашты.

Консилиум кысаларында социаль приютта тәрбияләнүче 6 бала, социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче 4 әни һәм аларның гаиләләре белән реабилитацион эш нәтиҗәләренә анализ ясалды.

Шунысы куанычлы, консилиумга чакырылган  барлык ата-аналар да катнашырга ризалык белдерде. Әлеге чарада әниләрнең кызыксынуы, приют һәм бүлек хезмәткәрләре белән аралашырга, гаилә кураторлары белән очрашырга, тернәкләндерүдәге уңышлары белән уртаклашырга теләүләре сизелде.

Әңгәмә барышында приют белгечләре ата-аналарга  балалары турында, аларның мавыгулары һәм теләкләре, дуслар табып  аралашулары, өйләреннән еракта ачыкланган яшерен психологик проблемалары турында һәм башка бик күп яңалыклар җиткерделәр.

Бүгенге көндә тулы булмаган гаиләләрдәге 4 әнине реабилитацияләүдә уңай динамика күзәтелә: барысы да алкоголь бәйлелектән дәваланып, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, эшлиләр, 2 әни торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычларын реструктуризацияләү турында килешү төзеде. Берничәсе бакча утыртты һәм инде уңыш җыю белән шөгыльләнә, икенчеләре торак-көнкүреш шартларын яхшыртып ремонт ясый.

Барлык әниләр дә гаилә кураторы һәм эшче төркем белгечләре белән даими элемтәдә, психолог һәм бүлек педагогы белән теләп очрашалар, төркемле дәресләрдә һәм төрле юнәлештәге чараларда даими катнашалар.

Консилиум кысаларында бүлек хезмәткәрләре һәм приют белгечләре социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеге, тернәкләндерү нәтиҗәләре, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләргә характеристика, гаиләләрне реабилитацияләү кысаларында җыелган ведомствоара мәгълүмати материаллар белән уртаклаштылар.

Очрашу ахырында консилиумда катнашучылар алга таба да үзара хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләр кабул итүче гаиләләрдәге ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга индивидуаль карталарында каралган хезмәтләр күрсәтүнеярымстационар һәм стационар формада күрсәтүне дәвам итү турында карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International