8 августта Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Урамда балалар куркынычсызлыгы” дигән тематик дәрес узды.
Дәрес башында балалар “Ябалак апасының куркынычсызлык әлифбасы” дигән видео дәрес карадылар. Анда балалар белән булырга мөмкин булган ситуацияләр һәм аларны булдырмау ысуллары күрсәтелде.
Дәреснең икенче өлешендә балалар “Юлларда билгеләр” дигән пазл җыйды, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында рәсемнәр карады.
Дәрес ахырында балалар урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, шул рәвешле үз-үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калырга мөмкин дигән нәтиҗә ясады. Дәрестә 16 бала катнашты.