Белем бәйрәме алдыннан Тукай укучылары бүләкләр алачак

2019 елның 9 августы, җомга

8 августта Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, хәйриячеләр белән берлектә, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уңаеннан чара үткәрделәр.

Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче биш балигъ булмаган бала портфель, карандашлар, дәфтәрләр, ручкалар, пластилин, рәсем ясау альбомнарын бүләк итеп алды. Балалар бүләкләрне зур соклану һәм рәхмәт белән кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International