Бөгелмәдә вакансияләр базасын тулыландыру максатында шәһәр һәм район оешмаларына маркетинг визит

2019 елның 9 августы, җомга

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, үзара багъланышта эшләү максатыннан, эш белән тәэмин итүчеләр янына баруны дәвам иттерәләр. 

Дәүләт хезмәте күрсәтү максатында, предприятиеләргә бару, яңа вакансияләр җәлеп итү өчен урыннарга чыгалар.  8 августта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре “Бөгелмә-Водоканал” ҖЧҖгә барып, мәгълүмати очрашу уздырды.                   

Әлеге чараның төп максаты – эш белән тәэмин итүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итү, элемтәләрне ныгыту, алга таба бергәләп эшләү формаларын килештерү. 

Эш белән тәэмин итүчегә хезмәт базарындагы вәзгыять, “Работа в России” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүматлар җиткерелде, шулай ук мәгълүматлар язылган буклетлар тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International