Ялгыз яшәүче гражданнарның йортларында автоном янгын кисәтү җайланмалары куела

2019 елның 9 августы, җомга

Тәтеш муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, "ТР буенча 133 ПСЧ ФПС" ФГКУ хезмәткәрләре белән берлектә, ялгыз һәм ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларның торак биналарында автоном янгын кисәтү җайланмалары урнаштыралар.

Шулай ук янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре, газ һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре турында инструктажлар һәм янгынга каршы датчикның эш принциплары турында әңгәмәләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International