16 августта 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Ярминкәгә килүчеләр мәшгульлек хезмәте вакансияләре банкы белән таныша, эш бирүчеләр белән очраша һәм әңгәмә узарга, эшкә урнашу турында килешергә мөмкиннәр. Алар шулай ук, психолог-профконсультантта үз һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест үтә алачак.
Ярминкә Әлмәт шәһрәре, Герцен ур., 86 А йортында үтә.Белешмәләр өчен телефон 32-34-95.