ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Түбән Кама муниципаль районында Кама Аланының туган көненә багышланган бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде һәм 26 булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Бүген Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада муниципаль район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа спирт заводы» «Русский Стандарт водка» ҖЧҖ филиалы, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Буа РҮХ» ДАССО, «Әхмәмәт электромеханика заводы» ЯАҖ, «Мелиоводстрой»«ҖЧҖ.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 15 августта Кукмара муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк Лубян авылында яшәүче 14 кешене медицина учреждениесенә илтү оештырылды.

Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә районның 113 янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар йортларында автоматик янгын сигнализациясен урнаштыруларын дәвам итәләр.

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Мюриель Пенико белән эшлекле очрашуы узды. Франциянең хезмәт министры Татарстан башкаласына «Ворлдскиллс» стандартлары буенча узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килгән. Алар Казанда 22-27 августта узачак.

22-27 августта Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак.

Бүген Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге вәкиле «Сетевая компания» ААҖ филиалы Әлмәт электр челтәрләре хезмәткәрләре белән очрашты.

20 август көнне Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда җиде оешма катнашты: ДОСААФ РОСТО, «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ, «АксуАгро» ҖЧҖ, «Район мәдәният йорты» МБМУ, «Росгосстрах» ГАҖ, Чистай янгынга каршы хезмәт отряды һәм «Татавтодор» АҖ.

21 нче август көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә штат кыскартылу сәбәпле предприятиедән киткән гражданнар өчен «Эшсезләр мәктәбе» дигән мәгълүмати чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International