«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 15 августта Кукмара муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк Лубян авылында яшәүче 14 кешене медицина учреждениесенә илтү оештырылды.
Авылда яшәүчеләрне «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озатып йөрде, ә тикшерүләрне оештыру өчен Кукмара үзәк район хастаханәсе һәм Лубян хастаханәсе хезмәткәрләре җаваплы иде.
Авыр йөрүче өлкән яшьтәге кешеләрне Лубян хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән китерделәр. Ике авыруны табиблар өйләренә килеп тикшерде. Медицина тикшеренүләрен һәм консультацияләрен уздырганнан соң барлык клиентлар да Кукмара шәһәрендә флюорографиягә китерелде.
Агымдагы елның 2 сентябреннән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны районның медицина оешмаларына илтү даими режимда гамәлгә ашырыла башлаячак. Чаралар белән барлыгы 700дән артык кешене колачлау планлаштырыла.