Бүген Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге вәкиле «Сетевая компания» ААҖ филиалы Әлмәт электр челтәрләре хезмәткәрләре белән очрашты.
Чара халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында оештырылды. Очрашу барышында катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.
Консультацияне 31 кеше алды.